Дроннарга каршы одеяллар, дроннарга каршы челтәрләр, носилкалар, эчке киемнәр һәм башкалар… Боларның барысын да Апасның “Алга” яшүсмерләр клубында районның көмеш волонтерлары әзерли. Бүгенге көндә биредә 100дән артык кеше, вакытларын да, көчләрен дә кызганмыйча, хезмәт куя. Алар тарафыннан тегелгән кирәк-яраклар махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә җибәрелә.











