Манарасы – аерым торгызыла. Ул да ак төстә булачак. Аны тышлау өчен 16 мең кирпеч кирәк, ди белгечләр. Берсе – 250 сум. Мәчет иганәчеләр тырышлыгы белән төзелә. Эшләр 75 процентка башкарылган. Бина эчендә электр үткәрелгән, җылылык җибәрелгән. Көзгә кадәр тәрәзәләр, ишекләр куясы, ишегалдын тәртипкә китерәсе бар.











