Республикада соңгы 5 елда борщевик – Сосновский балтырганының мәйданы 1000 гектарга артты. Аеруча бу куркыныч үсемлекләрнең күпчелек мәйданы Биектау районында.
Балтырганга кагылырга ярамый, тиеп кенә киткән очракта да тән кызара, авырта башлый. Кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Быел әлеге үсемлекне юк итүгә республика буенча 25 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Киләсе елдан — җирле хакимият һәм җир хуҗаларын, зарарлы үсемлеккә каршы көрәш алып барырга мәҗбүр итәчәкләр. Яңа закон буенча штрафлар бөтен ил буенча бердәм була. Мәсәлән, бакчачыларга аны мөстәкыйль рәвештә һәм кишәрлекләрдән читтә 5 метр радиуста юк итәргә туры килә. Үтмәгән өчен 50 мең сумга кадәр штраф яный. Юридик затлар өчен — 700 мең сумга кадәр. Үзгәрешләр киләсе елның март аенды үз көченә керер дип көтелә.











