Татарстанда «мобиль сайлаучы» сервисы эшли башлады. Әлеге хезмәттән бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстан Республикасы Рәисе сайлаганда,яшәү урыны буенча теркәлгән сайлау участогына килә алмаган кешеләр файдалана ала. Аларга үзләренә уңайлы урында тавыш бирү мөмкинлеге тудырыла, шул исәптән Мәскәүдә Татарстан Республикасының тулы вәкаләтле вәкиллегендә сайлап булачак. Гаризаны дәүләт хезмәтләре, күпфункциялеүзәкләраша10 нчы сентябрьгә кадәр бирергә мөмкин. Ә 3 нче сентябрьдән 13 нче сентябрьгә кадәр, гаризаларны төбәк сайлау комиссияләрендә кабул итәләр. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Рәисен сайлау 14нче сентябрьдә уза.











