Көндезләрен һава температурасы 32 градуска кадәр күтәрелә. Температура фоны югары булып калуга карамастан, бүген һәм иртәгә урыны белән яңгырлар, яшен булуы ихтимал. Җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Синоптиклар фаразы буенча, киләсе атна башында республикада тотрыксыз һава торышы сакланыр дип көтелә.











