Быел Татарстанда 2 миллион ярымга якын кеше, гриппка каршы прививка ясатырга ниятли. Бу республика халкының 60% тәшкил итә. Хәзерге вакытта вакцинациягә әзерлек эшләре бара. Традицион рәвештә ул сентябрьдә башлана. Куркыныч зонасында аеруча мәктәп укучылары, студентлар, медицина һәм мәгариф хезмәткәрләре, кошлар үрчетүчеләр, зоопарклар хезмәткәрләре. Бүгенге көндә Татарстанда 200 мең доза грипп вакцинасы бар. Тагын берничә партияне китерү планлаштырылган.
Шулай ук хәзер талпаннар активлыгының да иң югары ноктасы, республика хастаханәләренә якынча 9 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Талпаннар һөҗүменең сәбәбе – көннәрнең бик җылы булуы. Тикшерелгән талпаннар арасында – 17 проценты боррелиоз йоктырган.Шуңа игтибарлы булыгыз, үзегезне саклагыз.











