Актаныш районы, гуманитар ярдәм.
Республикабызда махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда, балалардан алып өлкәннәргә кадәр катнаша. Әйтик, Актаныш районынның Аеш авылында мәктәп укучылары җәйге ялларында маскировка челтәрләрен үрүдә ярдәм итә.
Гео Актаныш районы
Иптәш егетенә Сургут якларыннан кунакка кайткан Марат максировка челтәре үрүдә катнаша. 8 нче сыйныфка баручы егет әлеге изге эштә катншырга үз теләге белән килгән. Ике абыйсы бүгенге көндә махсус операциядә хезмәт итә аның. Аларга һәм башка солдатларга ярдәм булсын ди.
Лайф
Марат Лотфрахманов
Аеш мәдәнят йортында эш кайнап тора. Авыл апаларына балалар ярдәмгә килгән. Күмәкләп эшләгән эш җиңел дә, тиз дә эшләнә.
Лилия һәм Батыр Саухиннар
Әмир һәм Булат Габидуллиннар
Зәмирә һәм Зәмир Галиевлар
Айгиз Гаязов
Авылдашлар белән махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү теләге китапханәче Халисә Галиуллина күңелендә барлыкка. Үзләренең эшчәнлеген кыш айларында бергәләп токмач кисүдән башлый алар.
Халисә Галиуллина
Балалар белән бергәләп ике сетка үреп бетергәннәр инде. 15 әр бала җыелган көннәр дә бар ди Халисә апа.
Рәҗәп апа Шәехмурзина 78 яшьтә булуына карамастан волонтерлык хәрәкәтендә . Егетләр өчен үзеннән өлеш кертә алуына сөенә ул.
Рәҗәп Шәехмурзина
Рәҗәп апаның сүзләрен Сәрмәдия Йосыпова да куәтли. Бирегә күңел кушканга киләм ди ул үзе.
Сәрмәдия Йосыпова
Әлеге челтәрне бер-ике көндә үреп бетерүне күзаллыйлар.
Ләлә Зәйнуллина. Регина Салахова. Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.










