Август ае – бакча эшләренең дә иң кызган вакыты. Шулай ук җәйнең иң тәмлесе- ул бал аерту чоры. Умартачылар тырышып-тырмашып ел буе тир түккән хезмәтенең җимешен җыя. Хәзер Республикада бал кортларын саныйлар. Һәр умарта оясының үз номеры булырга тиеш. Бу эшне – 1 нче сентябрьдән дә соңга калмый төгәлләнергә кирәк ди белгечләр. Бу чара бал кортларының сәламәтлеген саклауга, эпидемияләрне кисәтүгә һәм бал сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Срокларны бозган шәхси умартачылар өчен 5 меңгә кадәр, эшмәкәрләр өчен 20 меңгә кадәр штраф яки 60 тәүлеккә эшчәнлекне туктатып тору каралган.











