Шушы көннәрдә республикада «юлларда балалар» оператив-профилактик акциясе тәмамланды.
Аның кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балалар һәм аларның әти-әниләре өчен профилактик чаралар үткәрде. Бу мөһим эш барлаык мөуниципал районнарда да узды. Әйтик, Актаныш раойнында да Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөрүләренә һәм аларның транспорт белән идарә итүенә аерым игътибар бирде. Статистикага күз салсак,Татарстанда балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең борчулы үсеше күзәтелә. Быел 16 яшькә кадәрге балигъ булмаган балалар катнашында 247 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда җиде балигъ булмаган баланың гомере өзелә, 265 кеше тән җәрәхәтләре ала.











