Түбән Кама районының Кызыл Чапчак җирлегендә яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрделәр. Әлеге изге эштә бөтен авыл халкы катнашты. Азык-төлек, маскировка челтәрләре, кием-салым…. Бу юлы – 2 УАЗ автомобимле дә. Берсен – уртак көч белән сатып алсалар, икенчесе- Шәфыйковлар гаиләсеннән – бүләк. Теманың дәвамы алдагы материалда.











