Казан университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында өр-яңа музей ачылды. Аның үзенчәлеге нидә?
Татар язуының тарихы милләтнең үзенең гыйбрәтле язмышына тиң. “Белем” музеена килеп керүгә үк беренче зал татар язуының барлыкка килүе һәм үсеше турында сөйли.
Татарстанның халык мәгарифе Музенда барлыгы Биш меңнән артык экспонат саклана! Белем бирү тарихы буенча сәяхәт урта гасырлардан безнең көннәргә кадәр заманча технологияләр ярдәмендә уза. Ясалма фәһем дә кулланыла. Аерым витрина әлифбалар, дәреслекләр һәм уку әсбаплары булдыру, үстерү тарихына багышланган.











