Яңа уку елы башына «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге активистлары Луганск Халык Республикасы укытучылары өчен 2 мең рюкзак һәм 225 папка җыйганнар. Мәктәп кирәк-яракларын җыю Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм ярдәме белән партиянең «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында оештырылды. Бу хакта партиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлыгы яңа төбәкләргә 9 автомобильдә 140 тонна ярдәм китерелгән. Гуманитар йөкне формалаштыру һәм җибәрү халык һәм хәрбиләр соравы белән гамәлгә ашырыла. Партиялеләргә кирәкле әйберләр исемлеген яңа төбәкләрне җитәкләүче ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин ай саен тапшыра.
Узган дүшәмбедә «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасы депутатлары Татьяна Ларионова һәм Илья Вольфсон катнашында гуманитар ярдәм җибәрелде.
Йөк составына, мәктәп кирәк-яракларыннан тыш, фронт яны шәһәрләрендә яшәүчеләр сораган азык-төлек, төзелеш материаллары, медицина товарлары һәм башка кирәкле әйберләр кергән. Мәсәлән, Лисичанск хастаханәләре Сарман районыннан 20 тонна эчәргә яраклы су алган, ә Казанның « Про-Сервис «компаниясе КАМАЗ самосвалын тапшырган.
Зәй районы Рубежноега 10 тонна су һәм 10 тонна төзелеш материаллары җибәрде. Теләче районы шәһәрне 20 тонна кирпеч, кием-салым һәм этләр өчен азык белән тәэмин итте, ә Мегастрой компаниясе Рубежное администрациясенә җылыту системасын торгызырга ярдәм итте.
Лисичанскида ике күп фатирлы йортны ремонтлау өчен төзелеш материалларын «Унистрой» биргән. Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон инициативасы белән бу йортларны су белән тәэмин итү системасы торгызылачак, моның өчен 700 метр торба һәм кирәкле фурнитура җибәрелә.
Моннан тыш, гуманитар йөк составына «ТрансТехСервис» компаниясеннән КАМАЗ автомобильләренә техник хезмәт күрсәтү өчен тәгәрмәчләр һәм запас частьләр комплекты, Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов тапшырган култык таяклары, ходуноклар, шулай ук Татарстанда «Бердәм Россия хатын-кызлар хәрәкәте» партпроекты координаторы, Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева кинология хезмәте өчен җибәргән 375 кг азык кергән.
«Энерджимед» компаниясе балалар өчен өстәл уеннары, балалар ризыклары, подгузниклар, сөт катнашмалары, ингаляторлар һәм башка кирәкле әйберләр тапшырды. Татарстан Профсоюзлар федерациясе Рубежноега балалы гаиләләр өчен беренчел кирәкле продуктлар һәм товарлар җибәрде. Йөккә шулай ук «Ритуал Про» компаниясеннән буяулар һәм пумалалар кергән.
Лисичанск һәм Рубежноеның мохтаҗ халкына Татарстан митрополиясе һәм ТР мөселманнарының Диния нәзарәте ярдәм күрсәтте. Йөкне формалаштыруда һәм ташуда ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Ринат Гайзатуллин һәм ТР Ресоциальләштерү фонды җитәкчесе Данияр Максудов катнашты.
Шәһәр халкына ярдәм итүдән тыш, партия махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен йөк җибәрде. Чирмешән муниципаль районы Донецск Халык Республикасында махсус операциядә катнашучылар өчен төзелеш материаллары белән фура, ә «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» делегациясе ике машина – УАЗ һәм «Шевроле Нива», азык-төлек, хуҗалык товарлары һәм кирәкле җиһазлар җибәрде.
Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон инициативасы буенча хәрбиләргә 6 дрон, оптоволокна модульләре һәм һава ретрансляторы тапшырылды. Пилотсыз очкычлар Россиядә пилотсыз очкычлар буенча беренче түләүсез «Тулпар» академиясендә җыелган. Ул «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» каршындагы гуманитар ярдәм штабында урнашкан.











