Тинчурин театры Камал театрының иске бинасына күчә. Бу хакта рәсми рәвештә Татмедиада узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
Шулай ук журналистларга театрның яңа режиссерын тәкъдим иттеләр. Бу танылган театр эшлеклесе Айдар Җаббаров. Яңа бинада беренче премьера 10 октябрьгә планлаштырылган. Бу моннан ике ел элек Мәскәүдә Татарстан көннәре өчен махсус куелган «Хыял артыннан» спектакленең яңа версиясе булачак. Моннан тыш, театрның яңа режиссеры алга таба төрле шәһәрләрдән режиссерлар чакырырга теләвен билгеләп үтте. Сезонда тагын ике музыкаль спектакль көтелә. Берсе Кәрим Тинчуринның «Казан сөлгесе» спектакле булса, икенчесе — Мансур Гыйләҗевның «Казан егетләре» комедиясе.











