Җәй тәмаланырга да күп калмады. Ләкин, Татарстанда җәй программасы әле дәвам итә. Бу ялларда остаханәләр һәм концертлардан торган фестивальләр оештырыла.
Бүген Аккош күле янындагы мәйданчыкта Мексика, Корея, Кытайһәм башка күп кенә илләренең мили ризыкларын гастрофест фестивалендә татып карарга мөмкин була. Чара иртәнге 10да башлана. Биредә остаханәләр дә оештырыла. Ә яңа уңышның хуш исле алмаларын Югары Ослан районында да татып карарга була. Иртәнге сәгать 11 дә Юматов авылында Алма Спасы бәйрәме уза. Лениногорск районында якшәмбе көнне Татар Аты фестивале уза. Тәҗрибәле атлар кунакларны үзенең чыдамлыгы белән танылган татар токымлы атлары белән таныштыра. Һәр районның барлык вакыйгалары белән»Татарстанда җәй» платформасында танышырга мөмкин.











