Белем бирү учреждениеләрен әзерләү максатларында, республиканың барлык муниципаль районнарда мәктәпләрнең торышын тикшерәләр, һәм бәялиләр. Әйтик, бу көннәрдә Буа районының Алших гомуми белем бирү мәктәбенең дә әзерлек дәрәҗәсен карадылар. Әлеге мәктәптә 81 бала белем ала. Биредә иң сокландырганы агросыйныф бүлмәсе. Анда фәнни тикшерүләр, экзотик үсемлекләрне дә карап үстерү өчен мөмкинлекләр бар.
Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге буенча җиңүчеләр укытучыларның традицион август киңәшмәсендә игълан ителә. Быел ул 22 августта Югары Ослан районының Иннополис шәһәрендә узачак.











