Татарстанда кече хуҗалыкларга ярдәм чараларын киңәйтәләр. Терлек тотуга, мини-фермалар төзелешенә һәм яшелчәләр сатуга субсидияләр арта. Гаилә фермалары һәм агро-стартаплар өчен грантларгамәлдә. Кече хуҗалык формалары өчен инде берничә ел төрле ярдәм чаралары бирелә. Быел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән, шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен савым сыерларына өстәмә 184 млн сум акча бүлеп бирелгән. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар, тулаем алганда, биш юнәлеш буенча ярдәм ала.Шулай ук респбуликада крестьян-фермер хуҗалыклары өчен дә грантлар каралган. Алты ел эчендә барлыгы 342 крестян-фермер хуҗалыгы 1,1 млрд сумлык грант ярдәмен алган.Быел фермерлар «Агростартап» проектларына грантлар алырга мөмкин. Әлеге акчалар авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү өчен, җитештерүһәм склад биналарын төзү, авыл хуҗалыгы терлеген һәм кошларын сатып алуга юлларга була.Гаилә фермалары өчен 30 млн сумга кадәр грантлар каралган.Барлык ярдәм чаралары һәм күләме белән авлы хуҗалыгы һәм азык-төлек минстлыгы сайтыннан танышырга була.











