Биш ел эчендә башкалабыз Казан — милли проектларны гамәлгә ашыруга җитмеш алты миллиард сум акча алды. Әлеге акчага Татарстан башкаласында 26 яңа балалар бакчасы, 15 мәктәп төзелде, — мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренә капиталь ремонт ясалды, төп юллар төзелешен төгәлләделәр. Мондый нәтиҗәләрне Башкарма комитетында ясадылар. Хәзер Казан Татарстанда гамәлдә булган 12 илкүләм проектның 9ын гамәлгә ашыруда катнаша. Бу максатларга 7 миллиард сумнан артык акча бүленгән.











