Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан аэропортында «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» Бөтенроссия форумында катнашу өчен Татарстан башкаласына килгән РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинны каршы алды. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Форумда уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар конкурсында җиңүчеләрне игълан итү планлаштырыла.











