23 нче августта Теләче районы Баландыш авылында Блогерлар Сабан туе һәм «Түгәрәк уен» бәйрәме уза. Шул уңайдан матбугат очрашуы булды. Быел «Түгәрәк уен» – дүртенче, Блогерлар Сабан туе икенче тапкыр үткәрелә. Блогерлар Сабан туен оештыру нияте үз аккаунтларын туган телдә алып баручы блогерларны туплау максатыннан туды. Мондый чарада алар бер урынга җыелып, үз укучылары, язылучылары белән аралаша ала. Блогерлар Сабан туеның быелгы концепциясе – милли үзенчәлекләрне күрсәтү. «Ватаным Татарстан» газетасы милли киемдә килүчеләр өчен бүләкләр әзерләгән.Шулай ук бәйрәмдә татарча көрәш, ат чабышы да оештырыла.











