“Милләт Җыены” Бөтендөнья татар конгрессының ике корылтае арасында көнүзәк агымдагы мәсьәләләрне хәл итү һәм хәзерге заман шартларында татар милләте үсешенең хәлиткеч юнәлешләрен билгеләү максатыннан үткәрелә. Шулай ук Татар яшьләре форумы да оештырыла. Бу хакта тулырак “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” Советы әгъзасы, форум оештыру комитеты вәкиле Тимерхан Шәйхетдинов сөйләр. Әңгәмәне Алия Галиуллина алып бара.











