Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, шулай ук Мордовия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Батыр Эмеев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов вице-премьер, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченкога һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллинга «Оптикэнерго»га җирле предприятие вәкилләреннән торган Татарстан делегациясен җибәрергә тәкъдим итте.
«Мордовиягә киләсе сәфәремдә мин дә сезнең производство белән танышып чыгармын», — дип билгеләп үтте республика лидеры.
Россия Фәннәр академиясе академигы, Д.И.Менделеев исемендәге Россия химия җәмгыяте вице-президенты Юлия Горбунова яшь буынны табигый фәннәргә җәлеп итүгә, Дмитрий Иванович Менделеев мирасын популярлаштыруга, шулай ук Россия фәне тарихы һәм заманча технологик казанышлар арасындагы багланышларны ныгытуга юнәлдерелгән масштаблы белем бирү һәм фәнни-агарту программасын тәкъдим итте.











