Үзенең тарихын белмәгән халык — тамырларын югалткан агач кебек. Бөтен милләтләрнең дә мәдәнияте туган җирдән башлана. Яшел Үзән районының Уразлы авылы халкы моны бик яхшы аңлый, үзләренең авылы тарихын өйрәнергә, сакларга тырыша. Бу уңайдан авылда тарихны өйрәнү, халкының тамырларын табу темасына тарихи конференция узды.











