Бүген дөньяның төрле почмакларыннан, 68 өлкә, 27 илдән җыелган меңнән артык татарны берләштергән “Милләт җыены”ның икенче көне. Кичә зур ачылыш тантанасы булып узды.
Биредә Бөтендөнья татар конгрессының 33 еллыгына багышланган күргзмә дә тәкъдим ителгән иде. Программа кысаларында өч зур чара көтелә: 7нче Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, 9нчы Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены. Шулай ук барлык делегатлар өчен киңкырлы программа каралган. Милләт җыены пленар утырыш белән төгәлләнәчәк.











