29нчы август көнне Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектынынң 5 еллыгы уңаеннан оештырылган бию көрәше конкурсының финалы уза. Анда ничә кеше узган? Төп бүләк нәрсә? Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон сөйләр. Әңгәмәне Алия Галиуллина алып бара.











