Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә узган кабул итү тантанасы вакытында балалы гаиләләр өчен агымдагы елда кертеләчәк яңа социаль ярдәм чаралары турында сөйләде.
Аерым алганда, ТР Рәисе күп балалы гаиләләргә балаларны һөнәри белем бирү оешмаларында укыту бәясенең 30 процентын компенсацияләү һәм көндезге уку бүлегендә укучы студент кызларга йөклелек буенча исәпкә куелганда 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турында әйтеп үтте.
Республика көне алдыннан узган очрашуга Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 45 гаилә чакырылган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналг











