Казан 2024 ел нәтиҗәләре буенча «Шәһәрләрнең IQ» рейтингында өченче урынны алды, анда экспертлар шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру индексын бәяли. Топ-5 mos.ru. сайтында чыкты.
Исемлектә беренче урынны Мәскәү алды. Икенче урында Санкт-Петербург урнашты. Иң яхшылар бишлегенә шулай ук Пермь һәм Чиләбе кергән.
Билгеләп үтелгәнчә, быел индексны исәпләгәндә 29 күрсәткеч исәпкә алынган. Алар шәһәр хуҗалыгы үсешенең 14 юнәлеше белән бәйле. Аерым алганда, торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, мәгариф, транспорт, эшмәкәрлек һәм башка өлкәләрдәге казанышлар исәпкә алынды.











