Муса Жәлил исемендәге Опера һәм балет театрында узучы «Милләт җыены»ның пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга татар милләтенең патриотлары булганы өчен рәхмәт белдерде.
«Без телебез, гореф-гадәтләрне саклау өчен кулыбыздан килгәнчә тырышабыз. Татарстанда да Тел комиссиясе (Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе – Т.иск.) эшли. Әлбәттә, без гаиләгә таянырга тиеш. Гаиләдә тетерча сөйләшмәсәк, ул югала. Без дин әһелләренең абруен, көчен исәпкә алып эшләргә тиеш. Һәммәгезгә дә татар милләтенең патриотлары булганы өчен рәхмәт», – диде ТР Рәисе үз чыгышында.
Татарстан Рәисе пленар утырышта катнашучыларның төрле өлкәләрдән һәм чит илләрдән килүләрен дә билгеләп узды. «Бик эчтәлекле чыгышлар тыңладык. Сез – милләтебез патриотлары. Без сезгә таянабыз. Сезгә рәхмәт сүзләре әйтәм», – диде Рөстәм Миңнеханов.











