7 сентябрьгә кадәр республиканың дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре урам-юл челтәре торышын тикшерә. Мәктәп автобусларының техник торышына аерым игътибар бирәләр. Ә 1нче сентябрьдән постларны мәгариф оешмалары янында җәелдерәчәкләр. Машина йөртүчеләр тизлекне арттырмау кагыйдәләрен сакларга тиеш, иминлек каешын эләктерергә, балаларны автокреслоларда йөртү кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.











