Республиканың беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы көне алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны дәүләт бәйрәме белән котлады. ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында шул хакта хәбәр итте.
«Республиканың үсеш кичерүе зур горурлык һәм шатлык хисләре уята!» — дип билгеләп үтте Шәймиев.











