”Тукай йөргән эзләрдән”. Арча районында “Милләт җыены”нда катнашучылар Арча районындагы тарихи урыннарга сәфәр чыкты.
Арча районында “Милләт җыены” очрашуы узды. Ул Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырыла. Тулырак хәбәрчебез Камил Сәйфуллин репортажында
Милләт җыены кунаклары Тукай эзләрен барлый. Шагыйрьнең авыр балачагына ишарә ясагандай Кырлайда көн дә еламсырап каршы алды. Табигатьнең үз күзаллавы. Нәкъ шушы кырлай табигате Тукайның иҗат канатларын үстергән. Әнә, әкиятләре дә җанланган, сарык , мәче һәм әлбәттә Шүрәле дә биредә. Россиянең төрел почмакларыннан килгән милләтәшләребез өчен Тукай белән бәйле һәр җир кадерле.











