Татарстан китап нәшриятының генераль директоры итеп язучы Рөстәм Галиуллин билгеләнде. Бүген аны Айдар Сәлимгәрәев коллективка тәкъдим итте.
Август урталарында Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшинның әлеге вазифасыннан китүе турында билгеле булган иде.
Язучы Рөстәм Галиуллин тумышы белән Арча районының Наласа авылыннан. 2018 елдан бирле «Казан утлары» журналын җитәкләде.











