Яңа уку елында Татарстан мәктәпләре 49,4 меңнән артык беренче сыйныф укучысын кабул итәчәк. Шулар арасыннан 18,6 меңнән артык беренче сыйныф укучысы Казан мәктәпләренә укырга керә. Республиканың гомуми белем бирү оешмаларында барлыгы 521,8 мең укучы белем алачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу уку елында Татарстанның белем бирү оешмаларына меңгә якын яшь укытучы килгән. Шуларның 400гә якыны Казан мәктәпләрендә эшли башлаган.
Быел республикада биш яңа мәктәп һәм гамәлдәге белем бирү учреждениеләренә өстәмә өч корпус, шулай ук җиде балалар бакчасы төзеләчәк. Республика программасы кысаларында 18 гомуми белем бирү оешмасына, федераль программа нигезендә 10 муниципаль мәктәп объектына капиталь ремонт ясалачак.
Моннан тыш, мәктәп азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында 74 мәктәп ашханәсе ремонтланган.
Бу уку елында 580 мәктәп 28,3 меңнән артык укучыны белем бирү учреждениеләренә китерүне оештыра. Балаларны йөртү өчен муниципалитетларга 140 махсус автобус биреләчәк. Хәзерге вакытта 119 транспорт чарасы тапшырылган, тагын 21 автобусны ел азагына кадәр тапшыру планлаштырыла.











