Көндезге чыгарылыш
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Казанның берничә ишегалдында булдылар, аларда төзекләндерү эшләренең барышы белән таныштылар. 5 ел эчендә «Безнең ишегалды» программасы буенча Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында 701 күпфатирлы йортны үз эченә алган 453 ишегалды территориясе ремонтланган.
Бүген Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин турыдан-туры эфирда чыгыш ясаячак һәм социаль челтәрләрдән файдаланучыларның сорауларына җавап бирәчәк. «Татарстан Республикасы» рәсми бергәлегендә турыдан-туры эфир көндезге сәгать икедә башлана. Трансляцияне «ВКонтакте» социаль челтәрендә сылтама буенча карап булачак.
“Алтын мөнбәр” кинофестивалендә бүген «Милли конкурс» номинациясендә җиңеп чыккан фильмнарны игьлан итәчәкләр.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе сайлауларында тавыш бирү өчен, махсус хәрби операция зонасында биш территория сайлау участогы ачыла. Бу хакта республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.
“Алтын мөнбәр” кинофестивалендә бүген «Милли конкурс» номинациясендә җиңеп чыккан фильмнарны игьлан итәчәкләр.
Бердәм тавыш бирү көнендә, ягъни 14 сентябрьдә Татарстанда сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Альмир Абашев сөйләде.
Татарстан Рәисе сайлауларында тавыш бирү өчен, махсус хәрби операция зонасында биш территория сайлау участогы ачыла. Бу хакта республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.
“Бердәм Россия» партиясенең Халык программасы ярдәмендә Татарстанның төрле районнарында бик күп социаль объектлар барлыкка килә. Лаеш районында ике елда балалар өчен генә дә шундый 11 учреждение: балалар бакчалары, мәктәпләр, күп функцияле үзәкләр төзелгән. Бу хакта партиянең Татарстан төбәк бүлеге комиссиясенең Лаеш районында узган күчмә утырышында Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова белдерде.
Казанда 21 нче «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивале тәмамланды. 5 көн дәвамында шәһәр халкы төрле илләрнең мәдәниятен, рухи кыйммәтләрен чагылдырган фильмнары карый алды.











