Халыкара Өлкәннәр көне безнең республикада традиция буенча өлкәннәр ункөнлеге буларак билгеләп үтелә. Бу көннәрдә актерларыбыз белән очрашулар уза, төрле елларда иҗат иткән сәнгать осталарын сагынып искә алалар. Бу тапшыру Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 70 елга якын эшләгән, шушы көннәрдә тууына 107 ел тулган Вера апа Минкинага багышлана, язма күренекле актрисага 90 яшь тулган көннәрдә язып алынган.










