Шушы көннәрдә республикада «Безнең ишегалды» программасы буенча эш башланды.
Ремонт Ямашев проспектындагы 48нче йорттан башлана. Биредә биш йөздән артык кеше яши. Инде асфальт өслеген сүтүгә керештеләр. Шулай ук, башка объектлардагы кебек үк, биредә дә яктыртуны яңартачаклар, җәяүлеләр өчен имин маршрутлар булдырыла, балалар һәм спорт мәйданчыклары, шулай ук урам җиһазлары урнаштырла. Быел «Безнең ишегалды» программасына республиканың 13 районында 560 ишегалды территориясе керде. Исегезгә төшерәбез,
«Безнең ишегалды» программасы 2020 елда старт алган иде.











