Биредә китап яратучы укучылар өчен тагын да җайлырак, функциональ һәм кызыклырак яңа киңлек барлыкка килде. Хәзер монда китап киштәләре саны артты. Алар яңа басмалар, матур әдәбият, сүзлекләр, балалар китаплары, дәреслекләр белән тулыланды.
Яңартылган китап кибете ачылышында лотерея уйнаттылар, сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә китаплар бүләк ителде.











