Табигаттә чын язгы һава торышы хөкем сөрә. Бүген синоптиклар, бераз яңгыр фаразлый, җил төньяк-көнчыгыштан, секундына 11 метрга кадәр. Көндез һава температурасы 12 градуска кадәр җылыта. Республикада язгы ташу дәвам итә. Гомумән алганда, Татарстанда 218 торак пункт, 55 автомобиль юлы участогы һәм 28 күпер аерым контрольдә тора. Су басу очраклары турында республика халкы, бердәм дежур диспетчерлык хезмәтенә 223-23-50 телефон номеры аша хәбәр итә ала.











