Уңай һава шартларында Татарстан быел 4,3 млн тонна ашлык җыеп алырга планлаштыра. Хәзер төп бурыч – чәчү кампаниясен сыйфатлы һәм оешкан төстә уздыру. Әйтик, Зәй аграрийлары язгы кыр эшләрен инде башлады. Бүгенге көндә көзге культураларны тукландыралар. Эш барышы белән Зәйдәге хәбәрчсебеә Адилә Борһанова танышып кайтты.











