Туфан Миңнуллинның легендар «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле сәхнәгә кабат кайтты. Бүген Галиасгар Камал театрда-премьера.
«Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле һичшиксез халкыбызның мәшһүр, яраткан артитслары Шәүкәт Биктимеров, Равил Шәрәфиев, Нәҗибә Ихсанова, Алсу Гайнуллина уйнаулары белән күңелгә кереп калган. Ул татар драматургы Туфан МИңнуллин белән данлыклы режиссер Марсель Сәлимҗановның иң танылган спектаклләрең берсе. Комедия беренче мәртәбә 1976 елда куела. 30 елдан артык «Әлдермештән Әлмәндәр» тулы заллар җыя, һәм һичшиксез, татар сәхнә сәнгатенең классикасына әверелде. Шушы пьеса буенча куелган спектакль өчен Туфан Миңнуллинга, режиссер Марсель Сәлимҗановка һәм артист Шәүкәт Биктимеровка 1980 елда Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.











