Киңколачлы тапшыруны әзерләү мизгелләрен хәбәрчебез Мөршидә Җиһан да күзәтте.
Көн әле башланып кына килә, ә Яңа гасыр телекомпаниясенең ишек төбеннән үк тормыш умарта күче кебек кайнап тора. «Дуслар җыелган җирдә» дип аталган яңа проектта катнашырга килүчеләр алар. Эшчән халык балык бистәсеннән булып чыкты.
Укытучылара дигәч аларның әйдаманы төп якчыларын да күң уңынлда тотасың. Ул да булса ТРның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. Яныбыздан җәһәт кенә үтеп барганда аның да фикерен белдек.
Балык бистәсенең коридор тулы талантларын аралап студиягә уздык. Монда да камералар кабынырга аз гына вакыт калган. Әзерлек эшләре бара. Тыз да быз.
Арыш үскән тавышны аңларлык мөхәррирләр булгач , «Дуслар җыелган җирдә» тапшыруының халыкчан булачагы бәхәссез. Өстәвенә, алып баручыларп да, музыкалҗ юнәлеш өчен җаваплы белгнечләр дә бик тәҗрибәле белгечләр.
Әнә шулай тапшыру языла башлый. Карап торышка гына бар да шома гына бара кебек , әмма җалы барсын өчен ныклы әзерлек кирәк. Дөрес, оештыручылар әйтүенчә , район халкы чакырганны көтеп кенә тора.
«Дуслар җыелган җирдә» Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә.
Мөршидә Җиһан, Альберт Сафиуллин Татарстан яңалыклары.











