Озакламый май бәйрәмнәре башлана. Бу вакытны гадәттән тыш хәлләр бүлекләре киеренке әзерлек белән көтә.Татарстанда 25 нче апрельдән 11 нче майга кадәр янгынга каршы режим кертелә. Бу чорда көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела. Моннан тыш, урман янгыннары куркынычы булган торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре яки балалар лагерьлары территорияләрендә ашамлык әзерләргә ярамый. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен, административ штраф каралган.











