СССР Югары Советы депутаты булган Буа блогеры ни хәлләрдә яшәп ята.Безнең махсус репортаж?
Игенченең хезмәт яме кырларыннан күренгән кебек Мөхәррәм Мөхәммәтҗановның да тырыш, җиргә береккән булуы капка төбеннән үк сизелә. Аның өеннән кеше өзелеп тормый. Бу юлы да төркеме белән Буа якташлык җәмгыяте иҗтимагый оешмасы вәкилләре кайтып төште. Сәбәбе дә җитди. Мөхәррәм абый берьюлы ике китап язган. Аны язырга да нәкъ менә Буа якташлыгының президенты Ирек Закиров кодалаган булган .
Китап нәрсә турында икәнен Мөхәррәм абыйны белгән кеше чамалый әлбәттә. Ул гомер елъязмасын яза.
Әйе, һәркем өчен туган ягы бик кадерле, якын. Беренче тапкыр җиргә аяк басудан алып гомернең соңгы көннәренә кадәр ул безгә көч-таяныч бирә, онытылмас моң булып озатып йөри. Туган якны ярату хисе – олы хис. Әнә шул хис Мөхәррәм абыйны туган төбәгенншән җибәрми. Югыйсә ул “Искра” хуҗалыгын алдынгылар рәтенәш чыгаганнан соң, Татарстанның колхозлар Советы рәисе итеп сайлана. Ә 1989 елда Мәскәүгә китә – СССРның Югары Советына. Кремльдә өч ел эшли, союздаш һәм автоном республикаларның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча комиссияне җитәкли. Шул рәвешле Татарстанның сәяси статусын булдыруда турыдан-туры катнашкан кеше ул.
соңгы елларда ул блогер. Буа бабаеның д 10 меңнән артык язылучысы бар. Бакчасы да ул. Озак еллар үзе булдырган “Зөя” ярма заводын җитәкләгәндә карабодайдан ни генә җитештермәде ул. Тышчасыннан булганы гына да 12 төргә җитте. Продукциясе ил буйлап сатылды.
Хәзер ипи дә пешерә. башлаган Безне дә сыйлады. Рәхәт кеше ул. Тыңлый да белә, сөйли дә.
Мөршидә Җиһан , махсус Буа районыннан.











