“Татар сүзе – Тукай сүзе”. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстан Рәисе каршындагы Туган телләр комиссиясе ярдәме белән “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалы телевизион театральләштерелгән шигъри тамаша тәкъдим итте. Сәхнәдә Халыкара «ТАТАР СҮЗЕ» телевизион нәфис сүз бәйгесенең финалистлары, шулай ук Татарстанның танылган артистлары чыгыш ясады. Тулырак Айзилә Батырханова язмасында.
“Кызыклы шәкерт” шигырен сәнгатьле, кызыклы итеп сөйләүче егетебез — Әмир Гатауллин була. Яр Чаллы шәһәреннән килгән. Тукай шигырьләрен бик яратам, яттан сөйлим, сәнгатьле итеп укыйм ди.
Туган тел шигыре – удмурт телендә яңгырый. Балтач районы югары Ошма авылыннан килгән Екатерина ханым Милләте буенча удмурт, ә Татар сүзе бәйгесендә ул рәхәтләнеп Тукай телендә сөйләште.
Сәхнәдә «ТАТАР СҮЗЕ» телевизион нәфис сүз бәйгесенең финалистлары, төрле елларда җиңүчеләре. Соңгы биш ел дәвамында узган әлеге бәйгедә катнашучылар Габдулла Тукай әсәрләрен иң күп кулланган.
Тамаша шигъри әсәрләр, Тукай сүзләренә язылган популяр җырлар һәм театральләштерелгән номерлар белән үрелеп барды.
Айзилә Батырханова, Фәрид Джалали, Татарстан яңалыклары.











