Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе кандидатлары арасында Камал театры чыгарган «Казанга Тукай кайткан» спектакле дә бар. Менә инде ике елдан артык Камал сәхнәсендә баручы әлеге спектакль һәрчак тулы залларда куела.
Казанга Тукай кайткан! Театр сөючеләр яүшы хәтерлидер, 2024 нче елның 2 маенда камал театрның кече сәхнәсендә без яраткан Тукаебызны тере килеш күрдек. Моңарчы Тукайның яшәү рәвешен, ул мохитне уйларыбызда гына тудырган булсак, сценарий авторы Резедә Зәйни, хэм Режиссер Айдар Җаббаров аны безгә күрсәтеп бирде. Без тамашачылар үзебез шул 20 йөз башына кайткан кебек булдык. Әле шунысы да сөенечле, казанга тукай кайткан спектакле быел Тукай исемендәгне дәүләт премиясе кандидатлары арасына керде.
Тукай образын тудыручы – Татарстанның атказанган артисты – Эмиль Талипов. Ул үзенең актерлык осталыгы белән автор тудырган Тукай образына бик яхшы туры килә.
Даһиның фаҗигале кыска тормышы һәм аның тарихта һәм буынннар арасында яшәве театраль хәрәкәттә кисешә, һәм чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен яулый.
Айзилә Батырханова, владимир юрков татарстан яңалыклары











