Актаныш районының технология техникумында “Һөнәри дебют” бәйгесе узды. Балаларны кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерү тәрбия бирүнең мөһим өлеше. Шул юнәлешне күз уңында тотып Актаныш районының Технология техникумында “Һөнәри дебют” бәйгесе узды. Биредә район мәктәпләренең 9 сыйныфында белем алучы укучылары 7 төрле юнәлеш буенча көчләрен сынап карады.











