Тукайның 140 еллыгы уңаенннан төрле чаралар уза. Шуларның тагын берсе Казанның Тукай әдәби музеенда үтте. Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, профессор ИдрисГазиев, Габдулла «Тукайның әсәрләре граммофон язмаларында” дигән лекция-концерт үткәрде.
Габдулла Тукай татар халкының милли сәнгатенең барлык өлкәсенә йогынты ясады һәм ясый. Аның тудырган образлары сынлы сәнгатьтә, музыкада, биюдә, җырда яңадан-яңа тормыш белән яши.
Феврал аеннан башлап, Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, профессор Идрис Газиев, Тукайга багышлап тулы бер өикл тәкдим итә. Ул дүрт лекөия конөертны үз эченә ала . Бу юлы 3 нче очрашу -Габдулла Тукай замандашларының шагыйрь исән вакытта яздырылган граммофон язмаларын тыңлап, анализлауга багышланды. Алар арасында Габдулла Кариев, Камил Мотыгый, Иляс Кудашев Ашказарский тавышлары бар.
Чарада тәкдим ителгән граммофон язмалар Габдулла Тукайның иҗатын тагын да тирәнрәк өйрәнү мөмкинлеген бирә. Идрис Газиев озак эзләнүләр нәтиҗәсендә тапкан уникаль язмалар, һичшиксез халыкка җиткерергә кирәк дип белдерде. Шулай ук күренекле җырчы башкаруында Г. Тукай шигырьләренә граммофон язмаларыннан берничә җыр да яңгырады.
Чулпан Әмири, Владимир Юрков. Татарстан яңалыклары.











