Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Үзбәкстанга килде, дип хәбәр иттеләр ТР Рәисе матбугат хезмәтендә. Ташкент халыкара аэропортында аны Үзбәкстан Республикасы энергетика министры Журабек Мирзамәхмүдов каршы алды.
Бүген республика башлыгы «Иннопром. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсе чараларында катнаша. Рәсми очрашулардан тыш, эш сәфәре кысаларында кайбер объектларда булу да планлаштырылган.











