Казанда Уфа «Нур» татар дәүләт театры гастрольләре дәвам итә. Гадәттәгечә алар үзләренең репертуарыннан спектакльләрнең иң-иңнәрен сайлап алып килә. Театр дөньясында вакыйга булып яңгыраган, уңыш яулаган спектакльләр белән Казан тамашачысы да хозурланды.
Бу театрның башында беренче татар актриссасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина — Волжская тора. Үзе артист буларак чыныккач ул театр булдыру турында хыяллана, аны оештырып үзен режиссёр буларак та таныта. Дөнья күләмендә бердәнбер хатын-кыз ачкан Уфа «Нур» татар дәүләт театры кабат Казанда.
«Туташ» спектакле махсус Сәхибҗамал Гыйззәтуллина – Волжскаяның иҗат юлына, аның бөеклегенә багышлана. Әлеге спектакльгә артистларны сайлаганда да режиссёр иҗади якын килә.
Казан тамашачысы сагынып көтеп алган театрның репертуарында темалар төрле өлкәне үз эченә сыйдырган спектакльләр. Ватанпәрвәрлек, мәхәббәт, күренекле шәхесләрнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган әсәрләр. Шунысын дә әйтергә кирәк репертуарда спектакльләрнең һәрберсен диярлек аерым бер режиссёр куйган. Моның да уңай яклары бихисап ди артистлар.
Алмаш гастрольләр белән килгән Уфа «Нур» татар дәүләт театры 6 көн эчендә 8 спектакль тәкъдим итте, иртәгә 19 апрельдә гастрольләрнең соңгы көне. Ул «Җәяүле Мәхмүт» спектакле белән тәмамлана.
Алия Галиуллина, Максим Коронский, Татарстан яңалыклары.











