«Балалар рәсем ясый» 20 нче республика конкурсының төп этабы тәмамланырга бер ай вакыт калып бара. Иҗади ярышка инде бөтен республика кушылды. Чүпрәледән алып Әгерҗегә, Яшел Үзәннән алып Бөгелмәгә кадәр.
Конкурста республиканың көньяк-көнчыгыш районнары да актив катнаша. Шушы көннәрдә бәйгегә Әлмәт районыннан “Адымнар” күптелле гимназиясенең укучылары да кушылды.
Быел яшь рәссамнар дүрт темаларның берсен — Россия халыклары бердәмлеге , Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы, Имин юллар һәм Фән темаларын сайлый. Муниципаль этапка йомгаклар 1 нче июньдә ясала, ә җиңүчеләрнең исемнәре Казанда 12 июньдә Россия көнендә билгеле була.











