“Әкият” курчак театры Тукайның 140 еллыгына премьера тәкъдим итә.
Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында классик язучыларыбыз әсәрләренә еш мөрәҗәгать итәләр. Яңа премьера да бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап, аның «Шүрәле» әсәре буенча куела. Анда төп рольне кем башкара? Нинди яңа персонажлар өстәлгән? Бу хакта Татарстанның атказанган артисты Альбина Шагалиева һәм Татар дәүләт «Әкият» курчак театры артисты Нияз Садыйков сөйләр. Әңгәмәне Алия Галиуллина алып бара.











